Рөстәм Миңнеханов: «ТРда төзелеш демографик фаразларга туры килергә тиеш»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясаганда, республикада гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча масштаблы эш дәвам итүен билгеләп үтте.

«Бүген бездә 48 республика программасы эшли. Алар республиканың барлык шәһәр округларын һәм муниципаль районнарын колачлый», – дип хәбәр итте Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, быел якынча 3,7 мең социаль объект – мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, яшьләр, спорт һәм мәдәният үзәкләре төзеләчәк һәм ремонтланачак. Исемлеккә сөт кухнялары, көч структуралары биналары, МФЦ биналары, шулай ук муниципалитетларда боз ареналары төзелеше һәм капиталь ремонты өстәлде.

Татарстан Рәисе республика программаларын гамәлгә ашыруның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелүен дәвам итәчәген ассызыклады. Шул ук вакытта ул төзелешне планлаштырганда демографик фаразны һәм агломерация үсеше планнарын исәпкә алу кирәклегенә игътибар итте.

«Барлык объектлар да нәтиҗәле эшләргә һәм халыкка файдалы булырга тиеш. Бу район башлыкларының җаваплылык өлкәсе», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре