Рөстәм Миңнеханов беренче булып «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖнең яңа күп функцияле административ-көнкүреш корпусын карады.
Административ-көнкүреш корпусында (АБК) бер түбә астында административ бина һәм технологик процессларга идарә итү алып барыла торган үзәк оператор бүлмәсе кебек мөһим объектлар берләштерелгән.
18 мең кв. м мәйданлы 7 катлы яңа комплекс хезмәткәрләрнең хезмәт шартларына, аларның уңайлылыгына һәм иминлегенә иң актуаль сорауларга җавап бирә.
Татарстан Рәисенә кабинетларны, үзәк оператор бүлмәсен, башка эш бүлмәләрен күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов ремонтның сыйфатын һәм кулланыла торган материалларны бәяләде.
Аннары кунаклар ашханәдә булдылар, анда Рөстәм Миңнеханов меню һәм ассортименттагы ризыклар, шулай ук завод ашханәсендәге бәяләр белән танышты.
Тулы цикллы ашханә көненә 1200 кешегә кадәр сыйдырышлы.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, СИБУР идарәсе рәисе Михаил Карисалов озата йөрде.
Яңа АБК белән танышуда шулай ук Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов, Айдар Метшин катнашты.
Михаил Карисалов хәбәр иткәнчә, биредә социаль инфраструктураның тулы комплексы булдырылган. "Гади әйберләрдән башладык. Автопаркны яңарттык - хезмәткәрләр эштән өйләренә һәм эшкә уңайлырак йөри башладылар. Аннары яңа ашханәләр, ашау бүлмәләре ясадык. Сәнәгать медицинасы буенча иң яхшы практиканы гамәлгә ашырдык. Ике сәнәгать зонасында 116 аерым бина урынына берничә эре административ, санитар-көнкүреш үзәге төзелде. Яңа үзәк ачылу белән хезмәт коллективының 80%ы яңа җитештерү мохитендә эшләячәк – имин, уңайлы, нәтиҗәле хуҗалык итүдә».
Аерым алганда, үзәк оператор бүлмәсендә «Түбән Кама Нефтехим»ның 12 җитештерүенең операцион идарәсе һәм контроле тупланачак. Мондый формат карарлар кабул итүне тизләтергә, хезмәткәрләр арасында йөкләнешне нәтиҗәлерәк бүләргә һәм аларның һөнәри компетенцияләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Үзәк оператор бүлмәсе заманча җайланмалар һәм хәл ителеәләргә ярдәм итүнең цифрлы системалары белән җиһазландырылган. Технологик процессларны автоматлаштыруның югары дәрәҗәсе җитештерү белән идарә итүнең ышанычлылыгын, иминлеген һәм нәтиҗәлелеген арттырачак. Оператор бүлмәсе хезмәткәрләре өчен уку сыйныфы, ял итү зоналары һәм эшләү һәм торгызу өчен уңайлы мохит тудыручы психологик бушану бүлмәләре каралган. Оператор бүлмәсенә «Түбән Кама Нефтехим»ның беренче директоры һәм беренче төзүчесе Николай Лемаев исеме бирелгән.
Белешмә өчен:
2022 елда «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ СИБУР составына кергәннән бирле компания эзлекле рәвештә хезмәткәрләр өчен заманча, уңайлы һәм имин эш мохите булдыру программасын гамәлгә ашыра. Яңа күп функцияле комплекс бу трансформацияне дәвам итә. Гамәлгә ашырыла торган проектлар персонал өчен яңа эш мохитен формалаштыра. СИБУРның предприятиедә хезмәт шартларын үстерүгә һәм яхшыртуга инвестицияләренең гомуми күләме 23 млрд сумнан артык тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез