Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама “Нефтехим” хезмәткәрләрен заводка нигез салынуга 55 ел тулу уңаеннан котлады

Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыятенә нигез салынуга 55 ел тулды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул уңайдан предприятие хезмәткәрләрен котлап, химкомбинатның генераль директоры Игорь Климов исеменә котлау юллады.

“Татарстанда нефть-химия сәнәгате Түбән Кама нефть-химия комбинатыннан башланды, – диелә котлауда. – 1967 елда предприятие эшләп чыгарган тәүге продукция производствоны үстерү һәм ныгытуга өзлексез юл салды. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ил каучук һәм пластикның яңа төрләренә ия булды. Химкомбинат уңышлары илебезнең нефть химиясен үстерү тарихында алтын хәрефләр белән уелып калды.
Предприятиенең тормышы нефтехимикларның тулы бер династияләре язмышына бәйле. Биредә күпләр үзләренең парларын тапты, гаиләләр корды, балалар үстерде. Буыннарның дәвамчанлыгы заводта дистәләрчә еллар дәвамында булдырылган данлыклы традицияләрне саклый. Түбән Кама “Нефтехим” җәмгыятенең бөтен коллективын, кадерле ветераннарны предприятиенең 55 еллыгы уңаеннан эчкерсез котлыйм! Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм хезмәттә яңа үрләр телим!”

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре