Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм район активлары белән очрашты. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча җирле предприятиеләр 427 млрд сумнан артык суммага сәнәгать продукциясе төяп җибәргән, бу Түбән Кама районын республикада бу күрсәткеч буенча өченче урынга чыгара.
2024 елда район республиканың агросәнәгать комплексында җитештерү-икътисади күрсәткечләре буенча 18нче урынны алды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләр саны 10,9 мең баш тәшкил итә, шуларның 5 меңе – сыерлар.
Урып-җыю кампаниясе кысаларында чәчүлек мәйданнарының 83 проценты суктырылган. Бөртеклеләрнең уңышы гектардан 40 центнер тәшкил итә, 64 мең тонна ашлык җыелган.
Рөстәм Миңнеханов районның актив үсешен билгеләп үтте һәм Түбән Кама халкына һәм предприятиеләргә гуманитар ярдәм күрсәткәннәре һәм махсус хәрби операция зонасына кирәкле йөкләр җибәргәннәре өчен рәхмәт белдерде, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.
Татарстан лидеры республика программаларының дәвам итәчәген, шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа программасы турында искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез