Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.

«Бүген иртән республикабыз чираттагы вәхшиләрчә һөҗүмгә дучар булды. Дошман пилотсыз очкычлары гражданлык объектларына һөҗүм итте, кызганычка каршы, кешеләр һәлак булды.

Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен телим. Барысына да ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип язды Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре