Искәртәбез, 2027 елда «Түбән Кама Нефтехим» юбилеена СИБУР 2011 елда ук ачылган Нефтехимиклар паркын колачлы реконструкцияләү инициативасы белән чыкты.
Яңартылган парк концепциясен «Проект төркеме 8» - Түбән Камада «СемьЯ» паркын һәм Кызыл Чишмә яр буен булдырган команда эшләде.
Проект шәһәр администрациясе һәм ТР Шәһәрләрен үстерү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла. Концепция халык фикерен исәпкә алып эшләнгән: паркта онлайн-анкеталау, интервью үткәрелгән, ә 2026 елның маенда иҗтимагый фикер алышулар узган. Шәһәрлеләр проектны хуплаганнар һәм нефть химиясе темасын һәм беренче төзүчеләр турындагы истәлекне саклауны сораганнар. Шуңа күрә 9 га мәйданлы паркның уникаль дизайн-коды салмак сызыкларны, химиягә, молекулаларга һәм иҗади бәйләнешләргә сылтамаларны үз эченә ала.
Яңартылган паркта 154 урынга исәпләнгән өч парковка, функциональ яктырту, төп мәйданда яңгыр һәм кояштан саклану лапаслары, туклану, прокат нокталары һәм бәдрәфләр, шулай ук кече мәйданда мастер-класслар өчен беседкалар һәм павильон булачак. Паркта зур агачлар сакланачак һәм яшеллекләр саны артачак, аерым велоюл барлыкка киләчәк, спорт үзәгенә иртә физик үсеш үзәге, актив спорт һәм инклюзия зоналары керәчәк.
Рөстәм Миңнехановка сөйләүләренчә, паркны эшләгәндә Татарстанда, шулай ук СИБУР шәһәрләрендәге парклар һәм скверлар тәҗрибәсе өйрәнелгән.
Паркта кыш көне шугалак булачак. Быелгы кыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, шугалак шәһәр халкына бик кирәкле.
СИБУР идарәсе рәисе Михаил Карисалов хәбәр иткәнчә, җәмәгать тыңлаулары уздырылган, һәм булачак парк турында фикер алышуга халыкның җәлеп ителүе югары булган (аерым алганда, паркта этләр йөртү зонасы җиһазландырылачак – шулай ук кирәкле функция).
Моннан тыш, паркта амфитеатр төзеләчәк. Шулай ук балалар өчен (шул исәптән 2 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен – атлетика үсеше үзәге) һәм олыяшьтәге шәһәрлеләр өчен спорт мәйданчыклары каралган.
Паркта эшләргә кече һәм урта бизнес чакырылачак, шул исәптән җәмәгать туклануы нокталарын ачу өчен дә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез