Сыйфатлы медицина хезмәте, җәмәгать урыннарын яңарту һәм яшьләрне берләштерү. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре барышында берничә социаль объектны карады, студентлар белән дә аралашты.
СИБУР «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ поликлиникасында предприятиенең медицина инфраструктурасын үстерү программасы кысасында модернизацияләү эшләрен төгәлләгән. Нәтиҗәдә әлеге поликлиникага йөрүче 15 мең кешегә (хезмәткәрләр, предприятие ветераннары һәм бирегә беркетелгәннәр) хезмәт күрсәтү илнең иң яхшы медицина үзәкләре дәрәҗәсенә җиткән.
«Түбән Кама Нефтехим»да сәнәгать медицинасын киң колачлы модернизацияләү программасы 2022 елда башланды. Предприятиенең сәнәгать зоналарында заманча сәламәтлек үзәкләре булдырганнар. Яңарту эшләренең иң мөһиме – поликлиниканы заманча диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин итү. Барлыгы 98 яңа медицина җиһазы сатып алынган. Шул исәптән яңа компьютер томографы, маммограф һәм УЗИ аппаратлары эшли башлаган. 2023 елдан гына да анда компьютер тамографында 1,5 меңнән артык тикшерү үткәргәннәр. Поликлиникада 190 хезмәткәр эшли. Ике ашыгыч ярдәм бригадасы да бар хәтта. Алар пациент янына 7–12 минутта барып җитә. 2022–2025 елларда СИБУР «Түбән Кама Нефтехим»да медицина инфраструктурасын модернизацияләүгә инвестиция күләме 1,5 миллиард сумнан артып киткән.
Татарстанда сәламәтлек саклау объектларын яңарту һәм заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. 2020–2024 елларда республика тарафыннан финанслана торган стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысасында гына да 50 объект төзекләндерелгән.
Түбән Камада СИБУР «Корабельная Роща» шифаханәсен төзекләндерү эшен дә башлап җибәргән. Булачак корпусның нигезенә беренче субай сугу тантанасында Рөстәм Миңнеханов белән оешманың идарә рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов та катнашты.
Шәһәрдә Рөстәм Миңнехановка капиталь ремонттан соң ачылган А.С. Пушкин исемендәге 3 нче номерлы лицейны да күрсәттеләр. Уку йортында 800 бала белем ала. Бина 1966 елда төзелгән. Капиталь ремонт вакытында инженер-техник челтәрләрне генә алмаштырып калмыйча, диварларны да яңартканнар. Уку йорты белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү республика программасы кысасында ремонтланган. Башкарылган эшләрнең гомуми бәясе – 322 миллион сум.
Эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдын карады. «Әлеге программа республикада 2020 елдан бирле тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә 6 меңгә якын ишегалды тәртипкә китерелде. Күп дигәндә ике елдан республика күләмендә әлеге юнәлештәге эшне төгәлләячәкбез. Аерым алганда, Түбән Камада 400 гә якын ишегалды яңартылды», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, шәһәрдә «Гаилә» паркын төзекләндерү эшләре дә дәвам итә. Әлеге җәмәгать урыны 2025 елга уңайлы шәһәр мохитен булдыру республика программасына кертелгән. Ул «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырыла. Быел республикада 51 җәмәгать урынын төзекләндерәчәкләр. Шул исәптән, җидесе – кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре. Бу эшкә 1,7 миллиард сум диярлек акча тотылачак. Аның 224 миллион сумга якыны – республика бюджетыннан.
Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән дә очрашты. Бу көннәрдә шәһәрдә «Лига форум» студентлар белем бирү форумы уза. Ул 2014 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм «Татарстан студентлар лигасы»ның иң зур проектларыннан берсе булып тора. Быел анда республикадан һәм ил төбәкләреннән 1 меңнән артык егет-кыз катнаша. Татарстан Рәисе яшьләрне Белем көне белән котлады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез