Предприятиедә металл кисүдән алып әзер продукция чыгаруга кадәр тулы цикллы серияле җитештерү җайга салынган. СҮФ чараларын кулланып, рулонлы корыч кисү буенча автоматлаштырылган линияләр, корпусларны пенополиуретан белән тутыру буенча югары җитештерүчән комплекс, суыткыч шкафларны җыю буенча автоматлаштырылган конвейер һәм башка җайланмалар урнаштырылган. Җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе 65%тан артып китә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге проект Россия базарын суыткыч җайланмалары белән тәэмин итүгә, шулай ук чит ил тәэмин итүчеләреннән бәйлелекне киметүгә юнәлдерелгән. "Завод кыска вакыт эчендә төзелде һәм илебезнең технологик лидерлыгына һәм сәнәгать тотрыклылыгына зур өлеш кертте. Инвестицияләр 1 млрд сумга якын тәшкил иткән. Заводның куәте елына 50 мең эшләнмә, 100 меңгә җиткерү планлаштырыла. 119 эш урыны булдырылган – 200гә җиткерү планлаштырыла", - диде ТР Рәисе.
Ул завод проектының сәнәгатьне үстерү фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Бу заманча технологик җайланмалар сатып алырга һәм җитештерүне оператив рәвештә эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирде.
Завод «Түбән Кама» сәнәгать паркының тагын бер резиденты булды. "Бүген мәйданчыкта 16 компания эшли, 425 эш урыны булдырылган. Киләчәк үсеш өчен яхшы потенциал бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Сәнәгатьне үстерү фонды (СҮФ) проектны гамәлгә ашыру өчен флагман программасы буенча ташламалы заем рәвешендә 295 млн сум биргән.
"Түбән Кама" сәнәгать паркы территориясенә визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Бикотекс» заводында булды. Предприятиедә микрофибра җитештерү буенча тулы цикл оештырылган. Татарстан Рәисе җитештерү процессы белән танышты, шулай ук чыгарыла торган продукция үрнәкләрен бәяләде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез