Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында яңартылган ишегалдында (Шинников проспекты, 47) булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ишегалды территориясе 2024 елда үткәрелгән төзекләндерү өчен өстенлекле объектларны сайлау буенча халыкның онлайн-тавыш бирүдә топ-200 җиңүчесе булды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, программа 2020 елдан гамәлгә ашырыла.
«Бу вакыт эчендә 6 меңгә якын ишегалды территориясе төзекләндерелде. Күп дигәндә 2 елдан соң без бу эшне республикада төгәлләячәкбез. Түбән Камада 400 йорт тәртипкә китерелгән. Бу бик зур хезмәт», - диде ул.
Ишегалдын төзекләндерү проекты яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып әзерләнгән. Монда юлларга асфальт түшәлгән, юлның йөрү өлеше киңәйтелгән, булганнарын яңартканнар һәм яңа парковка урыннары, шулай ук тротуарлар булдырылган. Заманча яктырткычлар, эскәмияләр, урналар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен тренажерлар куелган. Территория яшелләндерелгән, каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчык төзекләндерелгән.
Ишегалдын төзекләндерү белән беррәттән торак йортның фасадына һәм баскычка капиталь ремонт ясалган.
«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим иткәннән соң башланды. Бу программаның масштаблары һәм халыкны җәлеп итү буенча аңа тиңнәр юк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез