Визит программасында - модернизацияләнгән ремонт-механика заводында, «Лемаевская» берләштерелгән оператор бүлмәсендә һәм гексен җитештерүендә булу.
Ремонт-механика заводында (РМЗ) бүген колачлы модернизация төгәлләнә. Әлеге объектның нигезе 1963 елда, «Түбән Каманефтехим»ның беренче куәтләрен эшләтеп җибәрүгә берничә ел кала салынган. Яңа җитештерүләр (этилен комплексы һәм гексен җитештерү, шулай ук төзелә торган стироль чылбыры һәм металлоцен полиэтилен объектлары) эшләтеп җибәрү шартларында ремонт бүлекчәсен модернизацияләү стратегик ихтыяҗга әверелгән. Меңгә якын искергән станок 144 югары төгәллектәге ЧПУга алмаштырылган, аларның 62%ы — үзебездә җитештерелгән. 229 төрле форматтагы остаханә урынына 21 заманча остаханә төзеләчәк.
Проектка инвестицияләр 10 млрд сумнан артып китә. Агымдагы әзерлек 90% тәшкил итә, тулы функциональлеккә 2026 елның маенда ирешеләчәк. Модернизация йомгаклары буенча аерым операцияләрне башкару тизлеге 7-40 тапкырга артачак. Чыгарыла торган эшләнмәләр номенклатурасы 2,5 тапкырга арттырылачак, детальләрне ремонтлау һәм әзерләү күләме — 65%ка.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган технологик линияләрне карады, яңа станокларны һәм җайланмаларны югары бәяләде.
Аннары республика Рәисе «Лемаевская» үзәк оператор бүлмәсендә булды һәм оператор бүлмәләрен берләштерү һәм технологик процесска идарә итүнең автоматлаштырылган системасын кертү буенча колачлы программа белән танышты. Технологик процессларга идарә итүне үзәкләштерү проекты кысаларында 113 оператор бүлмәсе 7 югары технологияле үзәккә берләштереләчәк. Процессларны автоматлаштыру дәрәҗәсе 73%тан 95%ка кадәр артачак, операторларның җаваплылык зоналары киңәйтеләчәк һәм җитештерүчәнлек үсәчәк. «Лемаевская» оператор бүлмәсе 2026 елда файдалануга тапшырылачак.
Рөстәм Миңнехановка операторларның күп мониторлы пультлар белән җиһазландырылган эш урыннарын (ике урынына дүрт экран), шулай ук релаксация бүлмәләрен һәм ял итү зоналарын күрсәттеләр. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр өчен уңайлы хезмәт шартлары булдыру – теләсә кайсы предприятиедә өстенлекле бурычларның берсе.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Россиядә һәм БДБ илләрендә беренче һәм бердәнбер гексен җитештерүдә булды. Җайланманың куәте елына 50 мең тонна тәшкил итә, бу эчке базар ихтыяҗларын тулысынча каплый һәм экспорт потенциалын формалаштыра. Беренче продукция 2025 елның августында алынган. Гексен премиум-класслы полиэтилен җитештерү өчен төп компонент булып тора. 2029 елга гексен чыгару елына 3,3 млн тоннадан артык премиаль маркалы полиэтилен җитештерергә мөмкинлек бирәчәк, бу сизелерлек технологик алгарышны тәэмин итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез