Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың Пушкин исемендәге лицеенда булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысасында 3 нче лицейда булды. Быел анда капиталь ремонт үткәрелгән.

Бүген лицейда 800 бала укый. Уку йорты бинасы 1966 елда төзелгән. Капиталь ремонт кысасында эчке бизәү эшләре башкарылган, бинаның фасады төзекләндерелгән, ишегалдындагы яктырткычлары яңартылган, җилләтү системалары, санитария җиһазлары, янгын сүндерү системасы урнаштырылган. Шулай ук инженерлык, су, җылылык челтәрләре яңартылган, лицейның тирә-юне төзекләндерелгән.
Дүрт катлы бинада, уңайлы уку сыйныфларыннан тыш, спорт залы, 220 урынга исәпләнгән ашханә, актлар залы, медицина бүлмәсе, китапханә, конференц-зал, киенү-чишенү, көнкүреш бүлмәләре һәм остаханәләр булдырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре