Бүген Казанда танылган драматург, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан халык язучысы Туфан Миңнуллинга мемориаль такта ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Мемориаль тактаны Толстой урамындагы язучы яшәгән 16А номерлы йортның фасадына урнаштырганнар.
Рөстәм Миңнеханов халыкны Республика көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады. Ул Туфан Миңнуллинның татар әдәбияты һәм сәнгате үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклады. "Ул һәркемнең исендә. Аның бер җөмләгә бик күп фикерләрне сыйдыру осталыгы мине һәрвакыт таң калдыра иде. Бүтән беркем дә алай булдыра алмый иде", - диде Татарстан Рәисе.
Мемориаль такта кую инициаторы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге булды. Чара Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел уңаеннан оештырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез