Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Тукай исемендәге Халыкара премия булдырырга тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эш сәфәре барышында берничә мөһим тәкъдим белән чыкты.

Визитының беренче көнендә төбәк башлыгы илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 100 ел тулуга багышланган “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең түгәрәк өстәлендә катнашты.

Очрашуда Миңнеханов Татарстанның хезмәттәшлекне үстерүдәге ролен билгеләп үтте, хәләл-индустрия һәм ислам банкингы өлкәсендә товар әйләнеше үсешенә һәм перспективаларына басым ясады. Ә инде ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәт Әл-Малик белән очрашу сәфәрендәге төп вакыйгага әйләнде.

Аның барышында Рөстәм Миңнеханов оешма канаты астында татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге Халыкара премия булдырырга тәкъдим итте.

Әлеге тәкъдим Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм “Казан –Ислам дөньясының мәдәни башкаласы”  елына багышлап җиткерелгән. ИСЕСКО башлыгы идеяне хуплап, мәсьәләне карый башларга кушты, дип яза kazan.kp.ru.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре