Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районы Яңа бистәсендә Мәңгелек ут кабызу тантанасында катнашты, дип хәбәр итә Рәисенең матбугат хезмәте.
Тантана Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән “Храним огонь Победы” Бөтенроссия акциясенең бер өлешенә әйләнде.
Проект бөтен ил күләмендә мемориаль комплексларны табигый газга тоташтыруга юнәлдерелгән. Татарстанда аңа 30 истәлек объекты кертелгән.
Тантана Габдулла Тукай исемендәге паркта узды. Биредә шулай ук “Җиңүле май” күргәзмәсе ачылды. Чарада катнашучыларга видеоэлемтә аша энергетика министры Серегей Цивилев һәм төбәкләр башлыклары мөрәҗәгать итте.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез