Рөстәм Миңнеханов Тукай районында ветераннар белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районы Яңа бистәсендә “Храним огонь Победы” акциясендә катнашты. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Рөстәм Миңнеханов тантаналы чара башланыр алдыннан акциягә мактаулы кунаклар буларак чакырылган ветераннарның һәркайсы белән кул биреп исәнләште.
Акциядә катнашучыларның берсе – Мәдинә Нуруллина сугыш чорыннан бирле саклаган фотосын алып килгән.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы минниханов "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Год защитника Отечества "80-летие Победы атанны саклаучылар елында

Көн хәбәре