Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Тукайның 150 еллыгын билгеләп үтү планын әзерләргә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында, федераль үзәк белән берлектә, Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар планын әзерләргә кушты.

“Быел республикада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу кысасында күп төрле чаралар уздырылды. Илебез Президенты Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү турында карарга кул куйды. Федераль үзәк белән берлектә, әлеге мөһим датаны үткәрүгә әзерләнү чаралары планын эшләп җиткерергә һәм аны гамәлгә ашыра башларга кирәк”, – дип белдерде Рөстәм Мииңнеханов.

Исегезгә төшерәбез: быел май аенда Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтү турында Россия Президенты Указы кабул ителде. Анда Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә, тиешле оештыру комитеты булдырып, юбилейга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча төп чаралар планын эшләп раслауны тәэмин итәргә кушкан. Төбәк һәм муниципаль хакимиятләргә юбилей чараларын әзерләү һәм үткәрүдә катнашырга тәкъдим ителгән. Шул рәвешле бөек шагыйрьнең тууына 150 ел тулу 2036 елда федераль дәрәҗәдә билгеләп үтеләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре