Рөстәм Миңнеханов: «Тулаем төбәк продуктын 5 трлн сумлык күрсәткечкә җиткерергә кирәк»

2024 ел азагына кадәр Татарстанда тулаем төбәк продукты (ВРП) күрсәткече 5 трлн. сумга кадәр җитәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.

Аның сүзләренчә, Россия Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме, республика предприятиеләре һәм хакимият органнарының системалы рәвештә эшләве икътисадта уңай динамиканы саклап калырга мөмкинлек бирә. «Шушы юнәлештә эшләүне дәвам итәргә кирәк. Безнең бурыч – ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты күрсәткече 5 трлн. сумга кадәр җитәргә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Барлык тармак оешмалары өзлексез эшләвен дәвам итәргә тиеш. Ә моның өчен аларга тиешле шартлар булдырырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре