Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Туристлар санын арттыру гына түгел, алар өчен шартлар тудыру да мөһим»

Туристлар ташкынын арттыру гына түгел, бәлки алар өчен шартлар тудыру, инфраструктура булдыру да мөһим. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышында шулай дип белдерде.

“Бу мәсьәләләрдә системалы төстә эшләү кирәк. Эчке туризмны үстерү – бик мөһим мәсьәлә. Бүгенге туристлык проектлары, сәяхәтчеләр өчен цифрлы сервислар Россиянең бай мирасы белән танышу юнәлешендә яңа мөмкинлекләр ачып кына калмыйча, төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә дә ярдәм итә”, – диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, уникаль мәдәни һәм табигый объектларны популярлаштыру, заманча инфраструктураны үстерү эчке туризмны яңа биеклеккә чыгару мөмкинлеге бирә.

“Хәзер кешеләргә яңа тәэсирләр кирәк”. Россиядә кызыклы урыннар күп, чит илгә барып йөрисе дә юк. Безнең илдә әйбәт инфраструктура булдырылган. Сыйфаты ягыннан һич тә калышмый”, – дип билгеләп үтте ул.
 Татарстан Рәисе басым ясап әйткәнчә, Россиянең һәр төбәге туристларны лаеклы төстә кабул итәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре