Махсус хәрби операциядә җиңү яулаганнан соң, анда катнашкан хәрбиләрне тыныч тормышка кайтару өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында әнә шулай диде.
Ул җиңү яулаячагыбызгы ышанычын белдерде. «Безнең каһарманнар өйләренә кайтачак. Без аларны тыныч тормышка кайтару өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Моның өчен шактый мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак», – диде Татарстан Рәисе.
Аның сүзләренчә, барыннан да элек СВО ветераннарын социальләштерү һәм тернәкләндерү эшен гамәлгә ашырырга, аларны эшкә урнаштырырга кирәк булачак. «Алар өчен кичекмәстән ярдәм чаралары булдырырга кирәк. Бу эшкә дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең барлык органнары, республика предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук быел төзелгән Бөек Ватан сугышы ветераннары ассоциациясе һәм башка иҗтимагый оешмалар җәлеп ителергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов, әлеге эшкә депутатларның да актив катнашуын сорап.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез