Рөстәм Миңнеханов удмуртларның Гырон Быдтон бәйрәмендә булды

«Үз традицияләрегезгә, милли киемнәрегезгә сакчыл мөнәсәбәтегез бик ошады». Гырон Быдтон удмурт мәдәнияте республика бәйрәмендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әнә шулай диде. Чара бүген Менделеевск районы Яңабирде авылында уза. 

- Гырон Быдтон - удмуртларның язгы кыр эшләреннән соң меңнәрчә еллар уздырыла торган матур бәйрәме. Оештыручыларга, җирле хакимияткә, бүген безнең белән бергә булган Удмуртия республикасыннан күршеләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Һәм иң мөһиме, кем генә булмасын - русмы, татармы, чуашмы, удмуртмы - бәйрәм кунакларына, - дип сәламләде Татарстан Рәисе чарада катнашучыларны.

Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районында уза торган бәйрәмнең бик яхшы оештырылганын әйтте.

- Миңа сезнең үз традицияләрегезгә, милли киемнәрегезгә сакчыл мөнәсәбәтегез бик ошады. Без карап кына калмадык, Татарстан белән Удмуртиянең никахлашу йоласында катнаштык. Кәләш - үзебезнең республикадан, кияү - Удмуртия, Можгадан. Бу - игелекле эшләр. Безнең милләтләр һәм диннәр арасында бернинди каршылыклар юк. Без моны сизәбез. Республикабызда яшәүче барлык халыклар үз телләрен, үз һөнәрләрен, мәдәниятләрен, милли киемнәрен сакласын өчен барысын да эшлибез. Барыгызны да бәйрәм белән!, - диде республика Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре