Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Уяв» бәйрәмендә әйлән-бәйләнгә кушылган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел да чуаш мәдәнияте бәйрәме – «Уяв»та традицион әйлән-бәйләнгә кушылган. Бу хактагы фотоларны ул социаль челтәрдәге сәхифәләрендә урнаштырды.

– «Уяв» – чуаш халкының бай мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган кабатланмас бәйрәм. Бәйрәм мәйданчыкларында һөнәрчеләр ярминкәсе һәм милли ашлар тәкъдим ителде. Йөзләгән кунак «Уяв карти» традицион әйлән-бәйләненә кушылды, – дип язган Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада барлык халыкларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәни мирасына хөрмәт белән карауларын, аларны саклау өчен кирәкле шартлар тудырылуын билгеләп үткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре