Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Уяв» чуаш мәдәнияте бәйрәмендә катнашты

Чирмешән районында республикакүләм чуаш мәдәнияте бәйрәме – «Уяв» башланды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Мактаулы кунакларны милли киемнәрдән каршы алып, чуаш халкының милли ризыклары белән сыйладылар.

Бәйрәм программасында «Ташла Чавашла» бию сәнгате фестиваль-бәйгесе, «Уяв Пики» матурлык һәм зирәклек конкурсы, «Юрла Чавашла» җыр фестивале, квас фестивале, халык шагыйре Порфирий Афанасьев исемендәге шигърият мәйданчыгы, балалар өчен интерактив уеннар һәм остаханәләр, сыерчык оялары бәйгесе, чуаш милли ашлары тәкъдим ителгән гастрономик мәйданчык һәм һөнәрчеләр ярминкәсе каралган.

«Уяв» бәйрәменең төп вакыйгасы чуаш эстрадасы артистлары катнашындагы гала-концерт булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре