Рөстәм Миңнеханов «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашучылар белән аралашты

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале кысаларында гармунчылар чыгышын тыңлады.

«Гармунчылар парады» - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе регионнары гармунчыларының һәм үзешчән фольклор коллективларының бәйрәм йөреше.

Рөстәм Миңнеханов һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Казанда 1 Май мәйданында иҗат коллективлары белән очрашты.

Аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә катнашучы яшьләрнең берсенә музыкаль инструмент бүләк итте. Максат (егетнең исеме) - Пермь краеның бер мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, төрле мәдәни чараларда, шул исәптән «Уйнагыз, гармуннар» республика фестиваль-бәйрәмендә актив катнашучы булып тора.

Исегезгә төшерәбез, "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале беренче тапкыр 1985 елда узды. Шуннан бирле фестиваль ел саен уза.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре