Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов укытучыларга ярдәм итү программасын эшләргә кушты

Мәгариф системасында төп роль педагогларга бирелә, диде бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасы вакытында.

Ул аларның эше өчен уңайлы шартлар тудыруны йөкләде.

"Безнең бурыч – аларның эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру һәм гомумән укытучы һөнәренең абруен күтәрү. Республикада бу юнәлештә шул исәптән яшь белгечләргә өстәмә түләү, грантлар, торак сертификаты тапшыру кебек комплекслы карарлар кабул ителде . Укытучы һөнәренә хөрмәт күрсәтү өчен, Казанда укытучыга һәйкәл һәм яр буенда шул ук исемдәге сквер ачылды. Укытучы йорты үз эшчәнлеген башлады, анда педагоглар иң яхшы Россия һәм дөнья экспертлары ярдәмендә квалификациясен күтәрә алачак", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу өлкәдә әле бик күп бурычларны хәл итәргә кирәк. Ул мәгариф һәм фән министрлыгына укытучылыкка ярдәм итү программасын эшләргә һәм аны ел ахырына кадәр тәкъдим итәргә кушты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре