Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Укытучының хезмәте халкыбыз тарихына мәңгегә язылган»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Уникаль осталык үзәгендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Татарстан Рәисе педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул ассызыклаганча, Укытучылар көне хаклы рәвештә бөтенхалык бәйрәме булып санала.

«Сезгә катлаулы, гаять җаваплы һәм чын мәгънәсендә намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез үз көчегезне, талантыгызны һәм энергиягезне иң мөһим миссиягә - үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бирәсез. Без зур үзгәрешләр чорында яшибез – технологияләр, белем алу ысуллары үзгәрә. Ләкин остазның роле үзгәрешсез кала. Бер генә камил машина да укытучының җанлы сүзен, аның зирәклеген һәм күңел җылысын алыштыра алмый», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан мәгариф системасында 77 меңнән артык педагог эшли. Укытучылар һәм аларның укучылары федераль һәм халыкара дәрәҗәдә танылу ала. Узган уку елында 269 татарстанлы Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призер булды. Татарстан егетләре математика, химия һәм кибериминлек буенча халыкара ярышларда медальләр яуладылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары да югары дәрәҗә күрсәттеләр: 470 укучы йөз балл җыйды, күпчелек фәннәр буенча уртача баллар гомумроссиянекеннән югарырак.

«Һәрбер шундый уңышта педагогның хезмәте, сабырлыгы һәм аның балага ышанычы тора. Моның өчен һәр укытучыга ихлас рәхмәт. Педагогик хезмәт ветераннарына һәм укытучылар династияләренә зирәклекләре, тәҗрибәләре һәм һөнәргә тугрылыклары өчен аерым рәхмәт», – диде республика Рәисе.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда мәгариф системасы хезмәткәрләренә ярдәм итүнең төрле чаралары гамәлгә ашырыла. Яшь белгечләргә өстәмә түләүләр, яңа көллият педагоглары, өстәмә белем бирү педагоглары һәм тәрбиячеләр өчен грантлар, шулай ук торак сертификатлары кертелде.

«Быел без юбилей даталарын билгеләп үтәбез: Татарстанның югары педагогика белеменә 150 ел һәм республиканың педагогика мәктәбенә нигез салучы Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның тууына 100 ел. Күптән түгел без Укытучыга һәйкәл һәм аның скверын ачтык, Укытучы йортының заманча иҗат киңлеген яңарттык . Бу - безнең хөрмәт һәм тану билгебез. Укытучының хезмәте халкыбыз тарихына мәңгегә язылган», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары республика Рәисе Татарстанның атказанган мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Видеоэлемтә буенча Россия Мәгариф министры Сергей Кравцовның котлавы яңгырады. Ул билгеләп үткәнчә, укытучы һәрвакыт белем дөньясына юл күрсәтүче дә, әхлакый ориентирларны саклаучы да булган. «Бүген сез балаларга зирәклек бирүне дәвам итәсез, аларда ачышларга омтылыш уятасыз һәм үз Ватанны яратырга өйрәтәсез. Нәкъ менә мәктәптә безнең илгә фәнни һәм технологик югарылыкка ирешергә мөмкинлек бирә торган ныклы нигез салына», – дип ассызыклады Мәгариф министрлыгы башлыгы.

ТР мәгариф һәм фән министры республика җитәкчелегенә мәгариф өлкәсенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Мәктәптә эшләү – бик катлаулы хезмәт. Шуңа күрә укытучы һөнәре – ул чакыру. Бүген республикада төрле ярдәм чаралары гамәлдә. «Физматалгарыш» һәм «Физхималгарыш» кебек яңа проектлар гамәлгә ашырыла», – диде Илсур Һадиуллин.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре