Рөстәм Миңнеханов: «Укытучысыз мәктәп – гади бина гына»

Педагогик кадрлар әзерләүгә һәм укытучыларның абруен арттыруга аерым игътибар булырга тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында әнә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, укытучысыз мәктәп гади бинага әйләнә. «Белем бирү һәм тәрбия процессында безнең мөгәллимнәребезнең роле бәһасез. Көчле укытучы сыйфатлы белем бирә. Балаларыбызның уңышлары – аларның хезмәт җимешләре», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук залда Татарстанның горурлыгы булган укучылар утыруын әйтте һәм аларны исемләп атады. «Киләчәктә дә үз юнәлешләрегездә үсүегезне дәвам итегез. Ә без сезгә терәк булырбыз. Уңышлар!» – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов республикада мәгариф оешмаларын яңарту, матди-техник җиһазлау эше дәвам итүен ассызыклады. «Агымдагы елда гына да без 11 яңа мәктәп ачтык, 51ендә капиталь ремонт булды», – диде ул.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, хәзерге көндә инженер белемен көчәйтү, тирәнтен өйрәнү предметы буларак физика һәм математиканы сайлап алучы укучылар санын арттыру бурычы тора. Бу – Россия Президенты куйган бурыч.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре