Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның УНИКС командасын үз тарихында тәүге мәртәбә Россия чемпионы булып танылу белән котлады. «Молодцы! Чемпионнар!» – дип язган ул телеграм каналында.
Билгеле булганча, бүген УНИКС баскетболчылары ВТБ Бердәм лигасы финалының бишенче очрашуында 98:89 исәбе белән Краснодарның «Локомотив-Кубань» командасын отты һәм серияне үз файдасына төгәлли алды. Моңа кадәр төрле турнирларда җиңү яуласа да, Казан командасының Россия чемпионы исемен яулаганы юк иде әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез