Республика җитәкчесе тиешле указга кул куйды. Документ текстында әйтелгәнчә, "ай календаре һәм традицияләр нигезендә" Ураза бәйрәме 20 мартка туры килә, ә Корбан бәйрәме 27 майда билгеләп үтеләчәк.
Ике бәйрәм дә республика законнары нигезендә ял көннәре булачак.
Элегрәк Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен бәйрәм итү даталарын ТР мөселманнары Диния нәзарәте билгеләгән иде. Изге Рамазан ае 19 февральдә башлана һәм 20 мартта тәмамлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез