Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында урта һөнәри белем бирү системасын яңартырга, мәктәпләрдә системалы һөнәри юнәлеш бирү эшен оештырырга кирәклеген билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, Хөкүмәткә, предприятиеләр, югары һәм махсус урта уку йортлары белән берлектә мәктәпләрдә системалы һөнәри юнәлеш бирү эшен оештырырга кирәк. «Якын арада 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның саны артуны исәпкә алсак, бу аеруча актуаль», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Икътисадның реаль секторы белән белем бирү учреждениеләре хезмәттәшлегенең яхшы мисаллары бар. Бу җәһәттән Татарстан Рәисе «Татнефть», «Сибур», «Татэнерго», Горький исемендәге Яшел Үзән заводы һәм башкаларны атады.
Ул белгечләрнеи максатчан укыту принцибы белән, предприятие ихтыяҗларын һәм инвестицион проектларны исәпкә алып әзерләргә кирәклеген әйтте. «Машина төзү тармагында кадрлар кытлыгы зур. Мәгариф министрлыгына, предприятиеләр белән берлектә, укучыларны шушы белгечлеккә җәлеп итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук эшче һөнәрләрне популярлаштыру эшен активлаштырырга кушты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез