Республиканың стратегик хезмәттәше. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром» компаниясен әнә шулай дип бәяләде. Бу хакта ул илнең Төньяк башкаласында уза торган XIV Петербург халыкара газ форумында әйтте.
Петербург халыкара газ форумы – әлеге тармакка бәйле булган иң зур чараларның берсе. Ул ел саен дөнья җәмәгатьчелегенең әйдәп баручы вәкилләрен бер мәйданга җыя. Биредә Россия газ базары һәм газ сәнәгате үсешенә багышланган мәсьәләләр күтәрелә. Форум кысасындагы күргәзмәдә исә иң алдынгы эшләнмәләр тәкъдим ителә. Сүз уңаеннан, быел күргәзмә эшендә республикадан 18 әйдәп бара торган компания катнашты. Форум көннәрендә Татарстан стендлары белән Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер да танышты.
Санкт-Петербургта Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер очрашу үткәрде. Яклар хезмәттәшлеккә бәйле шактый мәсьәләләр буенча фикер алышты. Сөйләшү барышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда табигый газ куллану арта. 2024 елда республикага еллык газ җибәрү күрсәткече буенча тарихи рекорд куелган – 19 миллиард куб метр. Республикада газны төп кулланучылар – электр энергетикасы һәм нефть химиясе предприятиеләре. «Зәңгәр ягулык»ка ихтыяҗ алга таба да артачак дип көтелә. «Газпром» Татарстанның төньяк-көнбатыш өлешендә яңа кулланучылар өчен куәтләрне үстерә. 2026–2030 елларга республиканы газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерүнең яңа программасы әзер. Татарстанда газлаштырып бетерү, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү дә актив алып барыла. Сүз уңаеннан, «зәңгәр ягулык»ка көйләнгән «КАМАЗ» машиналарын күргәзмәдә дә күрергә мөмкин иде. Шул исәптән, Алексей Миллерга газда эшли торган яңа «КАМАЗ» туристик автобусын күрсәттеләр. Ул 47 урынга исәпләнгән һәм «Газпром» белгечләре белән берлектә эшләнгән.
Хезмәттәшлекне ныгыту турында Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары – департамент (перспективалы үсеш) җитәкчесе Олег Аксютин белән очрашу барышында да сөйләште. Яклар Татарстан белән «Газпром» компаниясе арасында стратегик хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышты. Шулай ук республика сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүдәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үттеләр.
– «Газпром» Татарстан өчен стратегик хезмәттәш булып тора. Безнең машина төзелешендә, нефть химиясендә, геофизикада, шулай ук фән, җитештерү һәм мәгариф өлкәләрендәге уртак проектларыбыз югары нәтиҗәлелек күрсәтә һәм алга таба үсеш өчен җитди мөмкинлекләргә ия, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисенең Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашуы барышында сәүдә-икътисадый элемтәләрнең актив үсешен билгеләп үттеләр. Санкт-Петербург республикага лак һәм буяу, юу әйберләре кебек продукция җибәрә. Ә төньяк башкалага керә торган барлык йөк автомобильләренең яртысы безнең республикадан китә.
Форум мәйданында Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр белән дә очрашты. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Казахстан Татарстанның төп сәүдә хезмәттәшләренең берсе булып кала. 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча товар әйләнеше үсеш күрсәтә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез