«Республика кырларын традицион карап чыгабыз – бөртеклеләрне җыеп алу кызу бара. Бүген Алексеевск районына барып, механизаторлар, комбайнчылар белән аралаштык. Эш кайный, кәеф яхшы. Аграрийларыбызга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм!» – дигән Республика Рәисе МАКСта.
«Бүгенгә республика басуларының дүрттән берендә, ягъни 300 мең гектар мәйданда игеннәр урылган һәм 1,2 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган. Җәйнең бер көне ел туйдыра, дип әйтә халык. Яңгырлар комачауламыйча, игеннәрне югалтмыйча, оешкан рәвештә җыеп аласы иде быелгы икмәкне. Игенчеләргә авыр хезмәтләрендә зур уңышлар телим. Аллаһ ярдәме белән, егетләр!» – дигән ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез