ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Администрациясе башлыгы Сәидә Мирзиёева белән бергә Казан Кремле бинасында «Дөньялар арасындагы яктылык» картиналар күргәзмәсен караганнан соң Үзбәкстан гаммәви мәгълүмат чараларына шулай дип белдерде. Бу хакта ТР лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Моңа безнең тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, уртак динебез һәм, әлбәттә, телләрнең якынлыгы ярдәм итә – без үзара рәхәтләнеп аралаша алабыз», – дип аңлатты Татарстан Рәисе.
Миңнеханов Үзбәкстанда зур татар диаспорасы, ә Татарстанда үзбәк диаспорасы яшәвен искәртте.
«Бүген безнең бу матур күргәзмә белән танышу өчен искиткеч мөмкинлегебез бар. Бабаларыбыз салган нигезне сакларга кирәк», – дип искәртте ТР Рәисе.
Миңнеханов сүзләренчә, ике ил лидерлары – Россия Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев та бер-берсен якын күрә, һәм бу мөнәсәбәтләрне, элемтәләрне үстерергә яхшы мөмкинлек бирә.
«Бу – мәдәни-гуманитар өлкә дә, мәгариф тә. Бездә Үзбәкстаннан 2 меңгә якын студент белем алуын искәртеп үтәсем килә», – диде ул.
«Без сезнең илегезнең елдан-ел уңай якка үзгәрүен күрәбез, һәм мин Үзбәкстанның чәчәк атуын, Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Миромонович Мирзиёевка нык сәламәтлек теләп калам», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез