Үзбәкстан инвестицияләр җәлеп итү өчен бик уңайлы шартлар тудыра. Бу хакта бүген Россия делегациясе составында Ташкентта булган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистларга белдерде, дип яза Татар-информ.
«Иң беренче чиратта, кардәшләребезне сәламлисем килә. Нигә мин «кардәшләр» дим? Татарстан — Үзбәкстанга рухы, мәдәнияте, дине буенча бик якын булган [Россия] субъектларның берсе», - диде ТР Рәисе Россия төбәге һәм Үзәк Азия иленең икътисадтан тыш элемтәләренә игътибарны юнәлтеп.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Үзбәкстан һәм Россиянең үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен һәм аның өчен ике ил лидерлары гамәлләренең әһәмиятен бәяләде. «Әлбәттә, рәхмәт сүзләре җитәкчеләребезгә. Бүген безнең Президент Владимир Владимирович Путинның дәүләт визиты бара. Һәм, әлбәттә, безнең дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик тыгыз», - диде ул.
«Монда төбәкләр зур көч куя. Бүген без бу матур җирдә һәм бик күп кызыклы проектлар күрәбез. Үзбәкстан бик нык үзгәрә һәм, әлбәттә, инвестицияләр җәлеп итү, уртак эш өчен бик уңайлы шартлар тудыра», — диде Татарстан Рәисе.
«Бездә бик күп кызыклы проектлар бар, <...> берничәсен әйтә алам. Бу Чирчик проекты (Химград үрнәгендә төзелгән технопарк - Т-и иск.), Джизак проекты (тагын бер технопарк – Т- и иск.), Джизакта белем бирү проекты (Казан федераль университеты филиалы - Т-и иск.). Хәзер Бохарада проектлар барлыкка килде, без гамәлгә ашырган башка проектлар да бар. Үзбәкстаннан күп кенә студентлар бездә укый», - диеп ул хезмәттәшлекнең конкрет мисалларын китерде.
«Без һәрвакыт Үзбәкстан партнерлары белән рәхәтләнеп эшлибез», — дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез