Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Исегезгә төшерәбез, Сәидә Мирзиёева Казанга эш сәфәренә килде. Очрашу барышында ул Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстан Республикасы Президентының сәламләү сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов белән мәдәният, туризм, икътисад өлкәсендә киләчәк багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Казанда Сәидә Мирзиёева Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Дөньялар арасындагы яктылык» күргәзмәсендә булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез