Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Шул исәптән, Ташкент өлкәсендә «Чирчик» химик-индустриаль технопаркының уртак проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә каралды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында (2022 елның март ае) «Чирчик» технопаркын ачуда катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре