Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде. Россия Федерациясе делегациясе составында ул Россия Федерациясе регионнары Советы һәм Үзбәкстан Республикасы чараларында катнашачак.
Визит кысаларында Рөстәм Миңнехановның Россия Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев катнашындагы чараларда катнашуы планлаштырыла. Моннан тыш, сәфәр кысаларында кайбер килешүләргә имза салу күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез