Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына эшлекле сәфәр кыла.
Ташкентның Халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков Һәм Гадәттән тыш һәм Россиянең Үзбәкстандагы вәкаләтле вәкиле Олег Мальгинов каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумында, эшмәкәрләр белән очрашуда, "Россия - Ислам дөньясы" стратегик төркеме утырышында катнаша, TEXNOPARK ААҖда булачак дип көтелә.
Татарстан Президенты Үзбәкстанда яшәүче татарлар белән дә очрашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез