Газетага язылу
  • Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга визиты барышында Нәвоидагы сәнәгать паркында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре барышында Нәвоига килде һәм «Навои» ирекле икътисади зонасы территориясендәге индустриаль парк мәйданчыкларын карады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга визиты барышында Нәвоидагы сәнәгать паркында булды

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов «Арнест Юнигрупп Навои»ООО производствосында булды. Компания косметика һәм көнкүреш химиясе чыгарачак, проект Татарстан Республикасы ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

ТР Рәисе предприятие коллективы белән аралашты (хәзерге вакытта ул 115 кешедән тора) һәм компания хезмәткәрләренә уңышлар теләде.

Махсус икътисади зона территориясендә салым, валюта һәм таможня режимнары, керү һәм чыгуның гадиләштерелгән тәртибе, шулай ук хезмәт юлын гамәлгә ашыруга рөхсәт алуны кертеп, махсус хокукый режим гамәлдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре