Кашкадәрья өлкәсе илнең көньяк өлешендә Кашкадәрья елгасы бассейнында урнашкан. Югары сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм потенциалына ия. Икътисадның төп тармаклары: ягулык-энергетика һәм газ-химия сәнәгате, электр энергетикасы, авыл хуҗалыгы, текстиль һәм җиңел сәнәгать.
Республика Рәисе Татарстанның Россия белән Үзбәкстан арасындагы элемтәләрне ныгытуга үзеннән зур өлеш кертүе турында сөйләде. Төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек китерелә торган товарлар номенклатурасын киңәйтергә мөмкинлек бирә.
«Татарстан – инвестицион климат торышы рейтингында һәм икътисадый яктан аеруча алга киткән Россия төбәкләре лидерларының берсе. Бу нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче республика. Бездә нефть химиясе алга киткән, автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше продукциясе җитештерелә. Инновацион үсешкә аерым игътибар бирелә», – дип сөйләде үзенең коллегасына Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда төбәктә Татарстан бизнесы катнашында гамәлгә ашырыла торган проект турында фикер алыштылар. Бу Үзәк Азиядә иң зур курорт комплексы – «Гелон» төзелеше. «Проект Үзбәкстан Президенты тарафыннан хупланды. Алар аны гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктураны тәэмин итәргә карар кылды», – дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе. Комплекс өч этапта төзеләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез