Рөстәм Миңнеханов  үзенчәлекле итеп Туган тел көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында язылучыларны Халыкара туган тел көне белән котлады. Ул  әлеге истәлекле көнне Казанда уза торган «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры белән бәйләп котлаган һәм видео урнаштырган.

Видеодан шул аңлашыла: геройларга туган телне куллану көч бирә һәм турнирда җиңүгә ирешәләр.

«Халыкара туган тел көне белән! Һәр телдә халыкның җаны чагыла. Туган телебезне саклыйк», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре