Рөстәм Миңнеханов: «Үзгәрешләр чорында мәгариф дәүләтнең тотрыклылыгын билгели»

Дөньяда барган глобаль һәм кискен үзгәрешләр чорында мәгариф аерым шәхеснең генә түгел, бөтен дәүләтнең тотрыклылыгын билгели башлады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан глобаль яшьләр саммитының пленар сессиясендә шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Кискен үзгәрешләр чорында нәкъ менә мәгариф аерым шәхеснең генә түгел, тулаем дәүләтнең дә тотрыклылыгын билгели. Биредә белем туплау гына түгел, ә ныклы кыйммәтләр ориентирын формалаштыру, җаваплы, ватанпәрвәр һәм битараф булмаган гражданнар тәрбияләү турында да сүз бара. Безнең уртак бурыч – һәр яшь кеше һөнәрендә дә, шәхес ягыннан формалашуда да үзенең индивидуаль траекториясен таба алырлык система булдыру. Шулай ук гаиләгә, хезмәткә, мәдәнияткә хөрмәт кебек традицион кыйммәтләр карьера үсеше өчен заманча мөмкинлекләр белән үрелеп бара торган система формалаштыру», - дип искәртте ул.

Татарстанда балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү һәм аларны үстерүнең бербөтен системасы эшли. Шул исәптән Россиядә иң зур балалар лагерьлары һәм клублары челтәре, яшь галимнәр, белгечләр һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтү программалары гамәлдә. Төбәк үзенең әйдәп баручы федераль югары уку йортлары, шулай ук фәнни үзәкләр һәм кванториумнарның зур үсеш алган челтәре белән дә горурлана, бу көчле мәгариф экосистемасын булдыра, дип өстәде Миңнеханов.

«Татарстан Республикасында төбәкне фәнни-технологик үстерүнең дәүләт программасы расланды һәм ул даими рәвештә камилләштерелә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча фәнни-технологик үсеш белән идарә итү системасының җитлеккәнлек индексын бәяләгәндә Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче урынны алды», – дип дәвам итте сүзен ТР Рәисе.

Аның сүзләренчә, республикада белем бирүнең сыйфаты чит ил студентларын торган саен күбрәк җәлеп итә. Бүгенге көндә Татарстанда 20 меңнән артык чит ил студенты белем ала. Төбәктә Россиянең ислам дөньясы һәм БРИКС илләре белән халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирәләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре