Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов V Казан халыкара юридик форумының пленар утырышында катнашты. Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Республика Татарстан» хәбәр итә.
Казан халыкара юридик форумы — Россия һәм чит илләрнең юридик җәмәгатьчелеге вәкилләрен бер мәйданга җыя торган еллык чара. Быел форум 24–25 сентябрьдә уза. Пленар утырышның темасы — «ESG-трансформацияне хокукый тәэмин итү: глобаль максатлардан милли өстенлекләргә кадәр».
Рөстәм Миңнеханов форумның биш ел эчендә хокук белгечләре, хакимият органнары, фән һәм бизнес вәкилләре мөһим мәсьәләләр турында фикер алыша торган нәтиҗәле мәйданчыкка әверелүен билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе пленар утырыш темасының актуаль булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, экологик һәм социаль җаваплылык компанияләрнең корпоратив стратегиясенең мөһим өлешенә әверелә. Татарстанда да эре предприятиеләр үз эшчәнлегендә тотрыклы үсеш принципларын куллана.
Форумда хокук өлкәсендәге актуаль юнәлешләр буенча 53 сессия узачак. Аларда 327 эксперт чыгыш ясаячак. Чарада Россиянең 74 шәһәре һәм 30 ил вәкилләре катнаша.
Форумның пленар утырышында шулай ук «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов, Казан мэры һәм форумның рәистәше Илсур Метшин, Россия Юристлар ассоциациясе идарә рәисе Владимир Груздев һәм Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез