Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре игътибарсыз калмаска тиеш! Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында әнә шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, гаиләләрдән килгән бер генә мөрәҗәгать һәм сорау да игътибарсыз калмаска тиеш. Ватанны саклаучылар үз гаиләләре өчен тыныч булсын. «Барлык билгеләнгән ярдәм чаралары һәм ташламалар гамәлдә булырга тиеш. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаска тиеш. Монда формальлек турында сүз була да алмый», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук фронтка, чиктәш төбәкләрдә яшәүче Ватандашларыбызга, Лисичанск, Рубежноеда яшәүчеләргә ярдәм итү җәһәтеннә республика халкының бердәм булуын билгеләп үтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез