Татарстан Республикасы Рәисе Венгрия ягы чакыруы буенча Будапештта эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министрына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, ике якның хезмәттәшлеге күптәнге булуын билгеләп үтте.
"Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлек Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында үсә. Дөньядагы вәзгыятькә карамастан, безнең мөнәсәбәтләр барыбер тотрыклы һәм дустанә", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Узган ел йомгаклары буенча Татарстан-Венгрия товар әйләнеше ике тапкырдан артып, якынча 1 миллиард доллар тәшкил итә.
Венгрия Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерде.
"Безгә килүегез өчен рәхмәт, бу безнең өчен зур хөрмәт. Бездә иртәгә милли бәйрәм узачак, һәм без аны дусларыбыз белән бәйрәм итәргә яратабыз", - дип җылы сәламләде Виктор Орбан Рөстәм Миңнехановны.
Әңгәмә барышында премьер Татарстанга соңгы визитын искә төшерде. "Безне Казанда нинди кунакчыллык белән кабул иткәннәрен беркайчан да онытмаячакбыз", - дип билгеләп үтте ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез