Венгрия тикшеренүче Дьёрдь Кеглевич фосфор органик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе лауреаты булды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.
«Фосфор органик химия үсешенә зур өлеш керткән өчен 2025 елда фосфор органик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен бирергә һәм Будапешт технология һәм икътисад университетының (Венгрия) химия профессоры Дьёрдь Кеглевичка «Фосфор органик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе лауреаты» исемен тапшырырга», – диелә документта.
Хәзерге вакытта Кеглевич - 767 фәнни хезмәт авторы. Ул фосфор органик химиянең төрле өлкәләре белән шөгыльләнгән, шул исәптән составында фосфор булган биш буынлы гетероцилларны һәм алар нигезендәге продуктларны өйрәнгән. Соңгы вакытта, молекуляр-дулкын химиясен дә кертеп, яшел химиягә дә мөрәҗәгать иткән. Шулай ук фармацевтик арадаш продуктлар һәм препаратлар синтезы кебек сәнәгый проектларда да катнашкан.
Халыкара Арбузов премиясе Татарстан Республикасында химия фәнен үстерү, фәнни хезмәт авторларын бүләкләү һәм академик Арбузовлар истәлеген мәңгеләштерү максатыннан булдырылган. Премия турындагы нигезләмә ТР Президентының 1997 елның 11 июлендәге указы белән расланган.
Быелдан премиянең күләме 1 миллион сум (элек 5 мең доллар иде) тәшкил итә. Моннан тыш, хәзер аны ике елга түгел, ә өч елга бер тапкыр тапшырачаклар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез