Рөстәм Миңнеханов Вероника Кудерметованы Уимблдон турнирында җиңүе белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан теннисчысы Вероника Кудерметова белән очрашты. Спортчы Уимблдон-2025 турнирында парлы разрядта җиңүче булды. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук спортчының әти-әнисе һәм тренеры катнашты.

Вероника Кудерметова дөнья теннисының төп турнирларының берсе – Зур шлем сериясенә керүче Уимблдон турнирында титул яулады. Ул Бельгия теннисчысы Элизе Мертенс белән парда чыгыш ясады. Мондый категориядәге турнирлар Бердәм бөтенроссия спорт классификациясендә рәсми рәвештә дөнья чемпионатларына тиңләштерелгән.

«Мондый дәрәҗәдәге җиңү – ул спорттагы уңыш кына түгел, ә яшь теннисчылар өчен илһам чыганагы да. Дөньякүләм масштабтагы чемпионка Казанда туган спортчы булу белән горурланабыз», – дип билгеләп үтте Миңнеханов. Татарстанда бүгенге көндә теннис белән 3,3 меңнән артык кеше шөгыльләнә, республикадан 23 спортчы Россия илкүләм җыелма командасы составына керә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре