Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән очрашты

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиев тә катнашты.

- Җиңү көне — халык рухының ныклык символы, гаделлекнең явыз көчләрне җиңү тантанасының ачык мисалы. Бүген геройларның данлы хәрби традицияләрен Россия армиясе дәвам итә, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сугыш һәм хезмәт ветераннарына сәламәтлек һәм иминлек теләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре