Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланып калачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә белдерде. Чара Казан Кремлендә узды. Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм МХОдә катнашучылар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Җиңү көне - илебезнең төп бәйрәме, ул буыннарны берләштерә: "Бу күп милләтле халкыбыз өчен горурлык хисе һәм тирән рәхмәт, һәлак булганнар өчен кайгы һәм мәңгелек хәтер хисе бергә кушылган көн. Җиңү көне - безнең һәрберебез өчен изге бәйрәм, илебезнең нык ихтыяр һәм бердәмлек символы».
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, сугыш ветераннарының ныклыгы һәм фидакарьлеге безгә тыныч күк йөзе бүләк итте һәм балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен якты киләчәк төзергә мөмкинлек бирде. "Без сезнең алда түләп бетергесез бурычлы! Җиңүнең нинди югалтулар аша килүен һәрвакыт истә тотачакбыз һәм тынычлык өчен үз гомерләрен биргән миллионлаган кешене искә алачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде. "Сез безнең ата- бабаларыбызның данлы сугышчан традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләр. Сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз һәм Ватанга тугрылыгыз тирән ихтирам уята. Ышанабыз, без җиңәчәкбез!"- диде республика Рәисе.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендә казанлылар һәм шәһәр кунаклары белән аралашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез