• Фото: Республика Рәисенең матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга «чиксез кайгыртучанлык, җылылык һәм игътибар» күрсәтергә кушты

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм һәм республикада истәлекле чаралар оештыруга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирде.

Ул ветераннарга аерым игътибар бирергә өндәде һәм аларны «чиксез кайгыртучанлык, аеруча җылылык һәм игътибар» белән хөрмәтләргә кирәклеген әйтте. Шулай ук Миңнеханов Җиңү юбилеена багышланган массакүләм чараларда иминлекне тәэмин итәргә кушты.

«Моннан тыш, муниципаль берәмлек тарафыннан хәрби каберлекләрне һәм хәрби дан урыннарын даими контрольгә алырга кирәк", - диде Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук Бөек Ватан сугышы темасын массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм ветераннар, аларның язмышлары, сугышчан юллары турында мөмкин кадәр киңрәк яктыртырга кушты.
«Бездә архив материаллары күп, әмма аларны хәтта өлкән буыннар да аз белә", - диде ул.
Моннан тыш, барлык дәүләт хакимияте органнарына һәм муниципалитетларга Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының чараларда актив катнашуын тәэмин итәргә кирәклеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Дамир Гыйлемханов бюстын ачуны мисал итеп китерде, аны бүген Казанның Идел буе районындагы 42нче мәктәп территориясендә урнаштырдылар.

Раис мондый чараларның күп буласын искәртеп:
«Республикада мондый чаралар күп һәм алар барысы да югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырылырга тиеш", - диде.

Ахырда республика җитәкчесе оештыру комитетына, муниципалитетларга һәм хакимият органнарына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

"Безнең тәҗрибә барлык чараларны да югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итәчәк", - дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы минниханов "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре