Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ханой шәһәренә эш сәфәре кысаларында Вьетнам Сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Чыонг Тхань Хоай белән очрашты.
Республика Рәисе ассызыклаганча, бүгенге көндә товар әйләнеше күләме шактый тыйнак һәм аны арттыру өчен ресурслар бар. Аерым алганда, нефть эшкәртү, нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, ИТ, югары технологияләр кебек юнәлешләрдә.
«Безнең делегация составында: министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре. Визит барышында безнең бизнесменнар элемтәләрне үстерү өчен яңа юнәлешләр ачарлар, уртак проектлар турында килешерләр дип ышанабыз", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы җитәкчелеге Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекнең тарихи кыйммәткә ия булуына игътибар итте. "Вьетнам халкы безнең ил өчен катлаулы елларда Советлар Союзының ярдәмен беркайчан да онытмаячак. Безнең Россия төбәкләре белән хезмәттәшлек итү өчен потенциалыбыз зур. Ышанам ки, бу визит тулаем Вьетнам һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә көчле этәргеч булыр», - диде Чыонг Тхань Хоай.
Очрашу азагында яклар бизнес делегацияләре алмашу турында килештеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез